Кар машинасы йөртүчегә белешмә

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Кар машинасын сатып алу хуҗалар өчен кайбер бурычлар барлыкка китерә, мәсәлән – яшәү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә үз вакытында теркәү, АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу, шулай ук мәҗбүри рәвештә техник тикшерү уздыру.

Бүгенге көндә 2023 елда Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан  кар машинасы белән идарә итәргә рөхсәт бирүче 100 гә якын таныклык бирелгән, 20 берәмлек техника теркәлгән һәм 150 берәмлектән артык кар машинасы булган.

Кар машинасын эксплуатацияләү кешедән югары җаваплылык һәм куркынычсыз эксплуатация таләпләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне таләп итә.  Кар машинасы белән  аның (кар машинасының) һәм үзеңнең мөмкинлекләрең чикләрендә идарә итәргә кирәк.  Тизлек – күңел ачу чарасы түгел. Сезгә юлы күрә алырлык дәрәҗәдә булган тизлек белән генә барырга кирәк. Бигрәк тә башка машиналар, кешеләр, агачлар, хайваннар һәм башка әйберләр янында тизлекне арттырырга ярамый. Бу – аңлаешлы да, бу – закон да.

Кар машиналары хуҗалары һәм йөртүчеләр тарафыннан әлеге таләпләр һәм бурычлар үтәлешен контрольдә тоту өчен дәүләт техник күзәтчелек бүлеге рейдлар оештыра, еш кына алар Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлекчәләре белән берлектә уза.

 

   Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.                                                              

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International