Зеленодольск механика көллиятендә имтихан булды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Эш графигына ярашлы рәвештә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында өйрәнү курслары тәмамланганнан соң «А1, В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Шулай ук инспектор «Йөк төягеч йөртүче» һәм «Экскаватор машинисты» квалификациясен алу өчен имтиханнар кабул итүче комиссия составында да катнашты. Заявка биргән 21 студент арасыннан имтиханга 14 студент кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 11 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Киләсе кабат имтиханнар, нигезләмә буенча, җиде көннән соң билгеләнде.

     Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International