Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм комиссия утырышы

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 30 ноябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә, идарә җитәкчесе А.Ш.Борһанов катнашында, дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазифасына туры килү-килмәвен билгеләү максатыннан, дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата аттестацияләү үткәрелде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү турында» 01.02.05 ел, №110 Указына ярашлы рәвештә үткәрелә, әлеге Указ белән Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү турында нигезләмә расланган.

Аттестацияләнергә тиешле 16 белгеч граждан хезмәте вазыйфасына туры килүен раслады. Профессиональ, шәхси сыйфатларны һәм һөнәри хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләрен мотивацияле бәяләү нигезендә комиссия дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләде һәм аларга уңай бәя бирде.

Конкурс комиссиясе утырышы уздырылганчы, аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәткәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституцияләренә, дәүләт хезмәте турында һәм коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарына, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендәге белемнәр һәм күнекмәләргә, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихына, шулай ук өлкәгә һәм һөнәри хезмәт эшчәнлеге төренә карап, белем һәм күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен бәяләү өчен тест уздылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Никонов катнашты.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы да булып узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү буенча конкурс комиссиясе утырышында катнаштылар.

    Конкурста 4 кандидат катнашты, алар конкурс чараларын үткәргәндә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International