Татарстан Республикасы Питрәч районы «ДРСУ» ҖЧҖдә техник карау

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалы тракторларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 29 октябрендә Питрәч муниципаль районында «ДРСУ» ҖЧҖ техник карау үткәрелде. Оешма Питрәч районының юл-төзелеш, ремонт эшләре һәм юл инфраструктурасын кардан чистарту белән шөгыльләнә.

Әзерлек линиясенә 11 берәмлек трактор, юл-төзелеш техникасы куелган иде. Техник тикшерүнең иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз файдалануны тәэмин итү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген, мөлкәтне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, моның өчен һәрбер берәмлек сыйфатлы итеп эшкә әзерләнергә тиеш, ә бу техниканы файдалану махсус әзерлеге булган хезмәткәрләргә йөкләнергә тиеш.    

Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:          

- машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклелеге, комплектлану дәрәҗәсе);

- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы;

- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;

- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.    

Техник карау нәтиҗәләре буенча 1 техник карау акты төзелде. Тикшерү уздыру таләпләренә туры килә торган техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

     

       Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International