2023 елның 29 ноябрендә «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺБ ХМУ автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 13 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә «АI», «В», «С», «Д», «Е» категорияләре буенча юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәренә укыту программасы буенча әзерлек узган 8 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.