«Мамадыш кирпеч заводы» ҖЧҖдә техник тикшерү үткәрелде

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 29 ноябрендә «Мамадыш кирпеч заводы» ҖЧҖдә 12 берәмлек үзйөрешле машинага карата техник карау үткәрелде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барча техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде, барысы да техник карауны уңышлы узды. 

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International