ТР Чирмешән муниципаль районының «ИДЕЛОЙЛ» АҖдә кар һәм сазлык машиналарына ел саен үткәрелә торган техник тикшерү уздырылды

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 27 ноябрендә Чирмешән районының «ИДЕЛОЙЛ» АҖдә техник карау үткәрелде. Тикшерүгә барлыгы 16 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

    Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International