2023 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ «D» категориясе буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына уку узган чыгарылыш укучыларыннан имтихан алды.
Имтихан тапшырырга заявка биргән 12 кешенең 10сы гына кертелде, шуларның 9ы имтиханнарны уңышлы тапшырды.
Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
