Төбәк территориясендә кар явып узу белән кар машиналары һәм юлсыз урыннардан җилдерә торган моточаралар белән актив йөри башлыйлар. Актаныш муниципаль районында А1 категориясенә караган 34 берәмлек техника теркәлгән. Узган атнада кар машиналары буенча 5 теркәү чарасы үткәрелде, шул исәптән 3се – теркәлде. 3 кар машинасына техник карау үткәрелде.
Юлсыз урыннардан йөри торган техника хуҗаларына документаль өлеш буенча да, экипировка буенча да кагыйдәләрне үз эченә алган куркынычсыз эксплуатация таләпләрен төгәл үтәү турында искәртеп узабыз.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.