Буа муниципаль районында гражданнар кабул ителде

2023 елның 24 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 24 ноябрендә Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге буенча баш инженер-инспектор Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны  шәхсән кабул итте, аның барышында 7 мөрәҗәгать каралды. Күпчелек мөрәҗәгатьләр үзйөрешле техниканы теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыруга кагыла иде, барлык мөрәҗәгатьләргә дә ведомство җитәкчесе тарафыннан җентекле аңлатмалар бирелде. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгына гражданнардан килгән гаризалар үтәлешен контрольдә тоту йөкләмәсе бирелде.

 

     Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International