2023 елның 23 ноябрендә «Арча урман хуҗалыгы» ДБУда тракторлар һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 17 берәмлек техника күрсәтелде. Бөтен техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. 2023 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.