Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең эш графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 20 ноябрендә «Махсус техника уку үзәге» ҖЧҖ базасында А1, В, С, Д категорияле тракторчы-машинистлар әзерләү курсларында укуны тәмамлау буенча дәүләт имтиханы үткәрелде. Имтиханны тапшыруда исемлек буенча заявка бирелгән 43 кешенең 38е катнашты. Имтиханның барлык этапларын 32 кеше уңышлы узды.
Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Рәшит Гарипов – ТР Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.