Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында чәчү һәм урып җыю техникасының кышкы саклауга әзерлеген тикшерү

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында  30.10.2023 ел, 395/2-пр боерыгы нигезендә конкурс узды.

    Саклау – эштән тыш вакытта машинага зыянлы йогынтыларны булдырмаска мөмкинлек бирүче оештыру һәм техник чаралар комплексы. Сезоннар арасында саклауга кую буенча эшләр үткәргәндә кирәкле таләпләр исемлеге Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлыкның 2011 елның 4 мартындагы 27-ст номерлы боерыгы нигезендә ГОСТ 7751-2009 дәүләтара стандартына туры китереп регламентлаштырыла.

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы җитәкчелегендәге комиссия, шулай ук Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе В.И.Никитин, Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Питрәч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов катнашында районның 6 хуҗалыгын әйләнеп чыктылар. 

    Тикшерү барышында шулай ук запас частьләр сатып алу буенча импортны алмаштырып, импорт техникасын ремонтлау мәсьәләләре дә күтәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сыйфатлырак әзерләнгән оешмалар ачыкланды – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Шәле-Агро» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ.

     Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.

     

      Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International