Алабуга муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Быелның 17 ноябрендә Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды. Казан Дәүләт аграр университеты ЮБ ФДБМУ ректоры А.Р.Вәлиев, Казан Дәүләт аграр университеты ЮБ ФДБМУ механизация буенча белгече, проректор Н.Н. Хәмидуллин, Алабуга районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.М.Шыяпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В.Косов, шулай ук механизация буенча ПМО консультанты И.К.Әхмәтов катнашындагы комиссия «Колос» АҖК, «Аммони АгроТехнологии» ҖЧҖ, «Мир» ҖЧҖ, «Әхмәтҗанов Ф.Г.» КФХ, «Яңа Юраш а/ф» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь көч а/ф» ҖЧҖ хуҗалыкларын әйләнеп чыктылар.

   Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандартларына туры китереп саклауга кую эше бәяләнде. Урып-җыю, азык җыю комбайннарын, чәчү комплексларын кышкы саклауга куюга, алынган төеннәрне һәм детальләрне саклауны оештыруга аерым игътибар бирелде. Шулай ук хуҗалыкларның машина-трактор паркын төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге һәм техниканың 2024 елга кыр эшләренә әзерлеге бәяләнде.

   Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ яулады (70 балл), икенче урында – «Яшь көч АФ» ҖЧҖ (69 балл), өченче урында – «Светлая-Долина» ҖЧҖ (68 балл).

 

   Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International