2023 елның 17 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында 30.10.2023 ел, 395/2-пр боерыгы нигезендә конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы җитәкчелегендәге комиссия, шулай ук Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Рәмис улы Исламов катнашында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую сыйфатын бәяләү буенча эш алып барылды.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, дөрес итеп сакламаган очракта машиналарның табигый таушалуы тизрәк бара. Дөрес саклау машиналарны саклауга һәм аларны эксплуатацияләү вакытында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау чыгымнарын киметергә ярдәм итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – «Кулон-Агро» ҖЧҖ, икенче урынны – «Арыш-Агро» ҖЧҖ һәм өченче урынны «Кама-Агро» ҖЧҖ алды.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.