2023 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак:
ТР, Буа шәһәре, Космовский ур., 31
Белешмәләр өчен телефон: 8(84374) 3-15-97, 8(843)221-77-85.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.