Авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын тәэмин итү максатында, алдагы кыр эшләренә ел саен агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча смотр-конкурс уздырыла. Авыл хуҗалыгы техникасын вакытында һәм дөрес саклауга кую аны эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларының берсе булып тора һәм хезмәт срогын арттырырга, кыр эшләрен башкару чорында ватылу очракларын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
2023 елның 17 ноябрендә Арча муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурсны уздыру турындагы боерыгы нигезендә, смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация буенча әйдәп баручы белгече И.И.Шәрәфиев, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе Л.И.Абдуллин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Г.Г. Касыймов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда йөреп чыктылар. Карау барышында уңай һәм тискәре моментлар билгеләнде, җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде.
Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Курса МТС» ҖЧҖ алды, 2 нче урында - «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ, 3 нче урында - «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖ.
Габделхак Касыймов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.