Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында 30.10.2023 ел, 395/2-пр боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Мамадыш, Нурлат, Минзәлә, Мөслим, Теләче муниципаль районнарында конкурс узды.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә саклауга кую торышы бәяләнде, трактор-машина паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт уздыруга әзерлегенә махсус игътибар бирелде. Конкурста районнарның АСК оешмалары һәм предприятиеләре катнашты, аларның балансында комбайннар, ургычлар, чәчкечләр, сабаннар һәм башка тагылмалы һәм асмалы авыл хуҗалыгы техникасы кебек авыл хуҗалыгы машиналары бар.