Сарман муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының механизаторлары һәм инженер-техник составы алдында техниканы кышкы саклауга куюга бәйле бик мөһим бурыч тора.

Техниканы кышкы саклауга куюның төп максаты – аның 2024 елгы кыр эшләренә сакланышын тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә. Машиналарны озак саклауга кую алдыннан, машинаның эшкә яраклау өчен ремонт эшләренең кирәк булу-булмавын билгеләү һәм күләмен ачыклау максатында, аларның техник торышын тикшерәләр. Машиналарны саклау тәртибе һәм техник шартлары ГОСТ 7751-2009. «Авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника. Саклау кагыйдәләре»ндә билгеләнгән.

16 ноябрьдә Сарман районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов составындагы комиссия техниканы саклауга кую һәм әзерләү сыйфатын бәяләде. Тикшерү барышы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты. Комиссия эшендә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, баш инженерлар һәм конкурста катнашучы хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә саклауга кую торышы бәяләнде, трактор-машина паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт уздыруга әзерлегенә махсус игътибар бирелде. Конкурс ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча уздырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Җәлил» агрофирмасына бирелде. Шунысын билгеләп узарга кирәк, калган хуҗалыклар да техниканы саклауга куюга җаваплы караган һәм райондагы барлык аграрийларның 2024 елгы чәчү эшләренә уңышлы әзерләнү мөмкинлеге булачак.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International