2023 елның 14 ноябрендә Саба муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында 30.10.2023 ел, №395/2-пр боерыгы нигезендә, комиссия җитәкчесе – Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис институты директоры В.М.Медведев, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире М.Х,Гаязов, Саба МР буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, Саба районы а/х идарәсе вәкилләре катнашында конкурс узды.
Техниканы кышкы саклауга куюның төп максаты – аның 2024 елгы кыр эшләренә сакланышын тәэмин итү. Чөнки техниканы сыйфатлы саклау киләсе сезонда кыйммәтле запас частьләр (югары басымлы җиңсәләр, подшипниклар, чылбырлар, авторезиннар, гидроцилиндрлар һ.б.) сатып алуга экономия рәвешендә техника хуҗаларының финанс иминлеген тәэмин итәчәк.
Конкурста районның АСК оешмалары һәм предприятиеләре катнашты, аларның балансында комбайннар, ургычлар, чәчкечләр, сабаннар һәм башка тагылмалы һәм асмалы авыл хуҗалыгы техникасы кебек авыл хуҗалыгы машиналары бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның югары сыйфатта булуы билгеләнде. Әлбәттә, хуҗалык җитәкчеләренә һәм машиналарны саклау һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы инженер-техник бүлекләргә (белгечләргә) җиткерелгән вак-төяк искәрмәләр дә бар иде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.