Зәй муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 15 ноябрендә Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында 30.10.2023 ел, № 395/2-пр боерыгы нигезендә комиссия җитәкчесе – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү секторы мөдире А.Р.Сәлахов, Зәй шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм Зәй районы а/х идарәсе белгечләре катнашында конкурс узды. Техниканы кышкы саклауга куюның төп максаты – аның 2024 елгы кыр эшләренә сакланышын тәэмин итү.  Конкурс барышында техниканы консервацияләү һәм герметиклау кагыйдәләрен мәҗбүри үтәп җиһазландырылган ачык мәйданчыкларда кышкы саклауга куюга аерым игътибар бирелде.

 

    Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.             

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International