Ел саен урып-җыю һәм көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру эшләрен иң яхшы оештыруга республика смотр-конкурсы үткәрелә. Соңгы елларда техник потенциалны яңарту дәрәҗәсе сизелерлек кимегән, шуңа күрә аларга сакчыл караш мәсьәләләре беренче чиратлы әһәмияткә ия. Хуҗалыкларда ел дәвамында тиешле тәртипне саклауга зур игътибар бирелә.
2023 елның 15 ноябрендә Әтнә муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс үткәрү турындагы боерыгына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов җитәкчелегендә хуҗалыклар арасында конкурс узды. Тикшерү барышында уңай һәм тискәре моментлар билгеләнде, кимчелекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Таң» АХСК алды.
Шулай ук Альберт Борһанов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында булды, анда матди-техник база һәм уку процессы белән танышты. Уку йортларында тракторчы-машинистлар әзерләү буенча актуаль мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.