Яңа техника – хуҗалыклар өчен яңа мөмкинлекләр

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Узган атнада Әхмәтвәлиев Марсель Мирсәиф улы КФХ паркны авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыландырды, атап әйткәндә, тәгәрмәчле яңа Беларус 2.1 тракторын булдырды. Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы тикшергәннән соң, техника теркәлде һәм алга таба файдалануга тапшырылды. Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы уздырган тикшерү барышында үзйөрешле машинаның техник торышы, завод номерлары, барлык куркынычсызлык таләпләренә туры килүе һәм кирәкле чаралар белән комплектланганлык каралды. Шулай ук хуҗаларга хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең мөһимлеге турында да искәртеп уздылар.  

     Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International