Узган ялларда Мамадыш шәһәрендә ир-ат командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары старт алды. Районыбызның намусын волейбол мәйданчыгында төрле муниципаль структуралар хезмәткәрләре яклады: Илшат Заһидуллин – башлык урынбасары, Станислав Зайцев – Башкарма комитет җитәкчесе, Алексей Горбунов – Аксубай штп. Башкарма комитеты җитәкчесе, Рәсим Фәхретдинов, Дамир Шәрифуллин һәм Андрей Кузьмин – җирлекләр башлыклары, Алексей Тимирясов – мәдәният бүлеге башлыгы, Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Аксубай районы бүлеге башлыгы. Спартакиада сәламәт яшәү рәвешен кертү, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, иң популяр спорт төрләрен үстерү максатларында үткәрелә. Заявка биргән 17 район арасында Аксубай районы командасы лаеклы нәтиҗә күрсәтте.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.