Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарны исәпкә алуны алып бару буенча киңәшмә

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсендә агросәнәгать комплексы предприятиеләренең баш хисапчылары белән киңәшмә узды. Анда техник потенциалны саклауны оештыру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын исәптән төшергәндә таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды. Төрле чикләүләрдәге машиналарны исәптән төшерү методикасы җентекләп аңлатылды.  Күп санлы авыл хуҗалыгы кораллары җыелмасының тузган булуын исәпкә алып, алга таба инвентаризация һәм куллануның максатчанлыгы мәсьәләләренә җентекләп тукталырга киңәш ителә. Шулай ук җыелган кешеләр дәүләт техник күзәтчелек органнарында ЭПСМ кертү юлы белән теркәү гамәлләрендәге соңгы үзгәрешләр белән таныштылар.

    Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International