Алабуга муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итү оештырылды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфрәим улы Халиков үткәрде.     Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү вакытында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру,  шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.

    Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International