2023 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфрәим улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8557) 38678, 8(843)2217785
Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Алабуга шәһәре, Таҗи Гыйззәт урамы, 29 йорт
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.