Техниканы саклауга кую – эшләми торган чорда машинага зарарлы йогынтыларны булдырмаска мөмкинлек бирүче оештыру һәм техник чаралар комплексы ул. Оештыру чаралары саклау урыннарын тәэмин итү һәм җиһазлау, хезмәтне оештыру һәм түләү, исәпкә алу һәм саклана торган машиналар өчен җаваплылык, куркынычсызлык һәм янгын куркынычсызлыгы шартларын тудырудан гыйбарәт. Сезоннар арасында саклауга кую буенча эшләр үткәргәндә кирәкле таләпләр исемлеге Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлыкның 2011 елның 4 мартындагы 27-ст номерлы боерыгы белән регламентташтырыла (ГОСТ 7751-2009 дәүләтара стандарты Россия Федерациясенең Илкүләм стандарты буларак 2011 елның 1 маеннан гамәлгә кертелгән).
Техник чаралар:
машинаны чистарту;
складта сакланырга тиешле детальләрне салдыру;
билгеләнгән урыннарда машиналарны аскуймаларга урнаштыру;
яклагыч катлам ясау;
ярыкларны һәм тышчаларны герметиклау;
саклаган чорда машиналарга хезмәт күрсәтү һәм аны саклаудан алу.
Матди-техник саклау базасында (машиналар ишегалдында) түбәндәгеләр булырга тиеш:
ябык бүлмәләр, әвеслекләр, машина саклау өчен ачык мәйданчыклар;
машиналарны җыю һәм көйләү һәм агрегатларны комплектлау мәйданчыклары;
машиналардан салдырыла торган состав өлешләрне саклау склады; исәптән төшерелгән һәм исәптән төшерелергә тиешле машиналар мәйданчыгы; койма;
машиналарны чистарту һәм юу посты;
коррозиягә каршы каплама (саклагыч майлар, саклагыч составлар һәм лак-буяу катламнары өчен) ябык яки әвеслек белән җиһазландырылган пост;
йөк күтәртү җайланмалары, механизмнар, машиналар кую һәм аларны саклау җайланмалары.
Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә, кыр эшләреннән азат ителгән саен, район аграрийлары кышкы саклауга техника кую белән шөгыльләнә. «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Шәле-Агро» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ машина-трактор паркларында эш интенсив рәвештә алып барыла.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.