Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, Казан шәһәрендә бу елның 3 октябрендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре территориаль бүлеге инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәте аерым батальоны хезмәткәрләре белән берлектә, профилактик рейд үткәрелде. Күчмә рейд барышында эксплуатациягә кертү (техник карау узу турында таныклык) һәм теркәү документларының булуы, дәүләт теркәү тамгаларын дөрес урнаштырылуы һәм дөреслеге, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. 30 дан артык үзйөрешле машина тикшерелде, билгеләнгән тәртиптә дәүләт техник тикшерүен вакытында узмауга бәйле 5 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекторы административ хокук бозу турында карар чыгарды.
Илнур Гарифуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.