Зеленодольск механика көллитендә кабат имтихан булды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Агымдагы елның 2 октябрендә, эш графигына ярашлы рәвештә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында уку курсларын тәмамлаганнан соң, «А1, В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алуга беренче тапкыр сынау тапшырудан соң җиде көннән артык вакыт узгач, кабат имтиханнар узды. Заявка биргән 10 студент арасыннан имтиханга 8 студент килгән иде. Имтиханның теоретик һәм практик өлешен икенче тапкыр 6 студент уңышлы тапшырды, алар укытуга бәйле рәвештә тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачак. Имтиханны кабат тапшыру көне, нигезләмә буенча, җиде көннән соң билгеләнә.

     Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International