Нурлат урман хуҗалыгында техник тикшерү үткәрелде

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Расланган график буенча, ТР “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ карамагындагы үзйөрешле техникага механик А.Н. Малов белән берлектә ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде, техник тикшерүгә 26 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тикшерү вакытында документлар булуга, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларына, кызгылт сары төстәге утлы маякчыклар булуга, тәгәрәп китүгә каршы торучы терәкләр булуына һәм башкаларга игътибар бирелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 техник тикшерү акты төзелде. Төзек техника исә техник тикшерү үтү турында таныклык алачак.

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International