Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан өченче кварталдагы эшләр җиткерелгән план һәм расланган программа нигезендә дәвам иттерелде. Шушы чорда 41 берәмлек техника рәсмиләштерелде, шулардан яңалары – 12 берәмлек, 35 берәмлек техника исәптән төшерелде.
336 берәмлек техникага карата техник карау уздырылды, шулардан 16 берәмлеге физик затларга карый иде. Район буенча, тулаем алганда, хәзерге вакытта үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның 78%ы техник карау уздыру турында гамәлдә булган таныклыклар белән файдаланыла.
Хокук бозуларга юл куймас өчен, профилактик рейдлар оештырылды. Азык әзерләү чорында аеруча куркыныч тудыручы, шәхси секторда файдаланыла торган тракторларга махсус игътибар бирелде. Барлыгы 24 берәмлек тикшерелде. Алар арасында 6 трактор җитешсезлекләр белән файдаланыла иде, алар буенча административ йогынты чаралары күрелде.
Барлыгы 58 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шул исәптән укуны тәмамлаганнан соң беренче тапкыр алучыларга – 11 данә.
Көзге чорда техниканы озак вакытлы саклауга кую мәсьәләсе бүлекнең аерым контролендә тора. 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, ТР Актаныш районында авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Р.Р.Мөхәммәдиев белән берлектә, хуҗалыклар йөреп чыгылды. Тулаем алганда эшләр яхшы дәрәҗәсендә төгәлләнгән. Һәр җирдә диярлек ремонт эшләре башланган.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.