«Профессионалъ» ҖЧҖ оешмасында имтихан

2023 елның 29 сентябре, җомга

«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында 28 сентябрьдә «А1», «D», «E» «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан тапшырылды, аны тапшыру өчен 44 кеше заявка биргән иде. Имтиханга 38 кеше килде, шулардан 28 кеше беренче тапкырдан ук теоретик өлешен уңышлы тапшырды һәм практик өлешенә кертелде, анысы шулай ук уңышлы узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.

Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International