ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ветераннарын котлау

2023 елның 29 сентябре, җомга

Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов һәм идарә коллективы исеменнән Казан шәһәре, шулай ук Менделеевск Арча, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Апас, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Әлки, Зәй, Лениногорск, Тукай, Аксубай, Минзәлә, Әлмәт, Алабуга, Балтач, Әгерҗе муниципаль районнары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек ветераннарын бәйрәм белән котладылар.

Ветераннар, үз чиратында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесенә һәм коллективына Өлкәннәр көнендә ел саен күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр, дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International