Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов дәүләт техник күзәтчелеге хезмәте ветераннарын котлады һәм бәйрәм уңаеннан бүләк тапшырды.
Хөрмәтле ветераннар һәм пенсионерлар!
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бетмәс энергия телибез! Сез яшәгән еллар Сезнең өчен – горурлык, ә тирә-юньдәгеләр өчен зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып хезмәт итсен иде. Якыннарыгызның кайгыртуына тиенеп, игътибар һәм ярату тоеп яшәгез!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе А.Ш.Борһанов