Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә һәм Тукай муниципаль районында гражданнар кабул ителде

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, агымдагы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.

Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү вакытында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәве һәм исәпкә кую, техник карау уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру мәсьәләләре, шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.

Марат Әхмәтшин - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре  һәм Тукай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International