«Мәңгәр» АХҖК тикшерү

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Әтнә муниципаль районы прокуратурасы тарафыннан “Мәңгәр” АХҖК карата юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның таләпләрен үтәү, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча тикшерү үткәрелде, анда экспертлар буларак ЮХИДИ һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре җәлеп ителде. Тикшерү барышында үзйөрешле һәм тагылма машиналарны, асылма һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасын, ремонтлау остаханәсендә җайланмаларны куллану өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды. Ачыкланган хокук бозулар буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Сабиров Р.К. тарафыннан 5 карар чыгарылды, Әтнә районы прокуроры Мортазин И.А. тарафыннан “Мәңгәр” АХҖК адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

Рафил Сабиров - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International