Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә. Консультация ярдәмен күрсәтү максатында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы оешмаларын карап чыгалар. Әлеге эш хокук бозуларны профилактикалау, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм үзйөрешле техника катнашында бәхетсезлек очракларын киметү максатында, техника тикшерүләр белән бергә дәвам итәчәк.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.