2023 елның 20 сентябрендә, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмалы тракторларга техник тикшерүләр үткәрүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, Питрәч муниципаль районында төзелеш вак ташлары һәм известь оны чыгару һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләренә караган «Горняк» ҖЧҖдә техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 6 берәмлек чылбырлы трактор, чылбырлы экскаватор һәм йөк төягеч тәкъдим ителде. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Техник карау вакытында Россия Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү уздыру кагыйдәләре» 23.09.2020 ел, №1538 карары нигезендә түбәндәгеләр тикшерелде:
- машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклелеге, комплектлану дәрәҗәсе);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы;
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар буенча, бер техник тикшерү акты төзелде. Техник тикшерү үткәрү таләпләренә туры килгән техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.