Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов эш визиты белән Башкортостан Республикасына килде. БР Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгы Искәндәров Урал Салават улы, шулай ук Самара һәм Оренбург өлкәләре Дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре башлыклары белән берлектә, Стәрлетамак шәһәренең Стәрлетамак тармакара көллияте базасында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары Дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре хезмәткәрләре арасында узган «Иң яхшы дәүләт инженер-инспекторы 2023» республика конкурсының финал этабында катнаштылар.
Конкурс кысаларында инженер-инспекторлар машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү буенча биремнәрне үтәделәр, тракторда фигуралы йөртү элементларын һәм үзйөрешле машиналарның параметрларын диагностикалауда контроль приборларын куллану осталыгын күрсәттеләр.
Аннары түгәрәк өстәл артында дәүләт техник күзәтчелек җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаштылар һәм курсантлардан тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен дәүләт имтиханнарын кабул итү тәртибе һәм аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.