Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Учебный центр Спец Техника» ҖЧҖдә имтихан кабул ителде

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең эш графигына ярашлы рәвештә, «Учебный центр Спец Техника» ҖЧҖ базасында уку курсларын тәмамлаганнан соң «А1» «С» «Д» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга дәүләт имтиханы үткәрелде.

   Заявка биргән 41 укучы арасыннан имтиханның теоретик һәм практик өлешен беренче тапкырдан ук 36 кеше тапшырды, алар укуга бәйле рәвештә тиешле категориядәге рөхсәт белән тракторчы-машинист таныклыгы алачак.    

    Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.

 

    Рәшит Гарипов – ТР Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International