Көн узган саен чираттагы авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлаша. Кырлар бушап калдылар. Уңыш амбарларга тутырылган. Киеренке урып-җыю эшләреннән соң кешеләргә генә түгел, техника да ял кирәк. Ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналарын берникадәр вакытка гына кулланалар. Калган вакытта кыйммәтле машиналар буш тора. Озак сакланганда коррозия һәм башка күренешләр нәтиҗәсендә материалның параметрлары һәм сыйфаты үзгәрә. Бу эшне дөрес итеп оештырган очракта, машиналарның сакланышын һәм алар буенча техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарын киметүне тәэмин итәргә мөмкин.
Шуңа күрә хәзерге вакытта Теләче районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә машиналарны саклауга әзерләү буенча нәтиҗәле эш бара, машиналарны, аларның агрегатларын коррозиядән, деформациядән һәм башка җимергеч тәэсирләрдән саклаучы оештыру-технологик чаралар комплексы үткәрелә.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.