«БАГИРА» ҖЧҖ ИМТИХАННАР УЗДЫ

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 13 сентябрендә «Багира» ҖЧҖ Кама Тамагы урта белем бирү мәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Имтиханга заявка биргән 22 кешенең 20се килгән иде. Имтиханнарның теория һәм практик өлешен барлык кандидатлар да уңышлы тапшырды.

 Имтиханнарны тапшыручыларның яшь контингенты 1975 елда туганнан алып 2000 елда туганнарга кадәр иде. Имтихан бирүчеләр арасында 1 кыз да бар иде.

    Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International