Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында уртак рейд узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 14 сентябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде.  ЮХИДИ Алабуга шәһәре бүлегенең дәүләт инспекторы А.А.Хәсәншин белән берлектә 7 берәмлек техника тикшерелде. Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде.  Ачыкланган бозулар буенча 1 карар рәсмиләштерелде.    

   Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International