2023 елның 7 сентябрендә Чүпрәле районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Дувановские Сады» АХКТСК техник карау үткәрелде.
Техник карап чыгуга 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында яктырту приборларына, борылыш күрсәткечләренә, ялтыравыклы маякчыкларның, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Өч берәмлек техника техник карауны уңышлы үтте. Бер үзйөрешле машинаны тикшергәндә, тормоз системасының идарә органнарына тәэсир иткәндә, тормоз тоту сигналының төзексезлеге ачыкланды һәм 23 нче пунктка ярашлы рәвештә, аерым төр машиналарга техник тикшерү үткәргәндә куелган таләпләр техник тикшерү акты рәсмиләштерелде. Техник тикшерү акты рәсмиләштерелгән машина кабат техник тикшерүгә дучар ителә. Техник карау акты рәсмиләштерелгәннән соң 20 көн эчендә машина кабат техник карау узу өчен тәкъдим ителгәндә, машинаның техник торышын тикшерү әлеге актта күрсәтелгән, туры килми торган машина параметрларына карата гына үткәрелә.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.