2023 елның 6 сентябрендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбе базасында «АIВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 27 кеше кертелде. Шулардан теория өлешен 22 кеше тапшырды, гамәли өлешен «АIВС» категориясе буенча төрле юлдан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 20 укучы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)