Агымдагы елның 6 сентябрендә, эш графигына ярашлы рәвештә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында уку курсларын тәмамлаганнан соң «А1, В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. 16 студентның 12се имтиханнарга килде һәм кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 8 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.