Электрон паспорт белән теркәлү гамәлләре өчен дәүләт пошлинасы күләме билгеләнде.
31 июльдә РФ СК 333.33 статьясына үзгәрешләр кертүче 389-ФЗ номерлы закон имзаланды.
Хәзер ЭПСМ өчен 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы алына:
1) кәгазь паспорт урынына ЭПСМ рәсмиләштерү;
2) теркәү органы гаризасы нигезендә дәүләт теркәве, төсе, шулай ук транспорт чарасы (машина) конструкциясенә кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүматларга карата электрон паспортка үзгәрешләр кертү (техник хаталарны төзәтү);
3) исәптән төшерү.
Закон 2023 елның 31 августында үз көченә керде.