2023 елның 4 сентябрендә Апас районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Апас районының «Апас-Мол» ҖЧҖ басуларында шикәр чөгендере 4698 га мәйданда үстерелгән. Урып-җыюда «РОПА» маркалы 5 чөгендер җыю комбайны эшли. Эш ике сменада оештырылган. Бөтен техника техник тикшерү узган, механизаторларның тиешле категорияле машинист-тракторчы таныклыгы бар.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.