ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА РОССИЯ ЮСТИЦИЯ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ЭЛЕКТРОН СЕРВИСЫ АША ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ АЛЫРГА МӨМКИН
«Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы
Портал нинди мөмкинлек бирә?
- телефон аша юрист консультациясен алу
- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрү
- Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына турыдан-туры кабул итүгә язылу
- иң кирәкле тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу.
Порталдан теләсә кайсы гражданин бушлай юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана алачак.
Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
1. Порталның шәхси кабинетында Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнергә (gosuslugi.ru).
2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгать итү» төймәсенә басарга.
3. Алга таба шәхси мәгълүматны үз хәлегезгә карап тутырыгыз.
1 адым – бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган ташламалы категорияне сайлау.
2 адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән аралашуның кирәкле форматын күрсәтергә һәм кабул итүгә язылырга.